Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. 29 үсмер Россия Федерациясе гражданының төп документын шәһәр мэры Наил Мәһдиев кулыннан алды.

"Бүген-үзенчәлекле көн: Яр Чаллы туган көнен билгеләп үтә, шулай ук без паспортлар тапшырабыз. Бу безнең егетләр һәм кызларыбызны, барыбыз өчен, ата-аналар өчен мөһим вакыйга. Сезнең һәрберегез бу мизгелдә дулкынлану кичерә. Без күп кенә шәһәрләрдән Яр Чаллының – яшь шәһәр булуы белән аерылып торабыз, шулай ук аерым тарихыбыз бар. Шәһәр төзелешенә Советлар Союзының барлык почмакларыннан яшьләр килә, ул вакытта халыкның уртача яше - 24 яшь була. Чип-чиста кырда бабаларыгыз һәм әбиләрегез мөмкин булмаганны эшне тормышка ашырдылар: илнең иң матур шәһәрләренең берсен, Россия Федерациясенең эре сәнәгать үзәген төзеделәр. Беренче төзүчеләрнең батырлыгы илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бу Советлар Союзының соңгы хезмәт батырлыгы. Өлкән буынның батырлыклары белән горурланыгыз", – диде шәһәр мэры.

Очрашуда яшүсмерләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты. Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүче яшьләргә үгет-нәсихәт бирде: "Бу - беренче рәсми документ. Бүген сезне, яшь чаллылыларны, Тантаналар сараенда беренче рәсми хөрмәтләү. Сез бу залга күп тапкырлар керәчәксез: Чаллы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең мактаулы бүләкләрен алачаксыз. Моның өчен рецепт бер: яхшы укырга һәм күп эшләргә кирәк һәм ул чакта барысы да килеп чыгачак". 

Бүләкләү тантанасыннан соң шәһәрнең солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.Бу вакыйгадан фотоларны Вконтактеның "Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә күрергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 10 август 2023, 12:01