Мы в социальных сетях

 Бу атнада ишегалды бәйрәмнәре, халык белән очрашулар шәһәрнең өч районында үткәрелә. Ишегалларында концертлар, уеннар, биюләр оештырыла, күңелле аниматорлар эшли, кызыклы мастер-класслар уза.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга сертификатлар тапшыру һәм микрорайонның актив яшәүчеләренә бүләкләр тапшыру күңелле вакыйгаларның берсе булып тора. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 24нче  комплекстагы чарада катнашты. Ул микрорайон халкы белән аралашты, Шәһәр көне белән котлады һәм яңалыклар турында сөйләде. Мәсәлән, быел зур үзгәрешләр бара: ике мәктәп, яңа микрорайонда балалар бакчасы ачылуга әзерләнәләр, тиздән яңа юллар ачылачак – бу Мәләкәс елгасы күпере астында борылыш һәм Мәскәү проспектының дәвамы. Моннан тыш, торак фонды, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре объектлары ремонтлана. Бөтен эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Мэр Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән "Безнең ишегалды" программасы буенча капиталь ремонттан соң 24/06 йортында булган үзгәрешләргә аерым игътибар бирде.

"Без киң юлларны, төзекләндерелгән ишегалдын күрәбез һәм нинди мөһим эш башкарылуына шатланабыз. Сезнең ишегалдыгызның нинди булачагы үзегездән тора. Монда яшеллек күп һәм күп кенә агачлар шәһәр хезмәтләре тарафыннан гына түгел, ә сез, шушы микрорайонда яшәүчеләр, активистлар тарафыннан да утыртылган. Бу традиция яз һәм көз көннәрендә, шимбә өмәләрендә дәвам итсен. Безнең бурычыбыз - кимчелекләрне бетерү, әйе, алар һәр гаиләдә, һәр эштә булган кебек булып тора. Безнең шәһәр – бер зур гаилә, анда шатлык, кайгы, казанышлар бар, әмма без тырышабыз, шәһәр яхшырак булсын өчен барысын да эшлибез", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. 

Мондый чаралар Чаллыда инде беренче ел гына уздырылмый һәм Чаллы халкының бер-берсенә якынлашуына, күршеләр белән йөзгә-йөз танышуга, аралашуга һәм фикердәшләр табуга юнәлдерелгән.

Җомга, 11 август 2023, 08:20