Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 43 нче мәктәпне капиталь ремонттан соң тантаналы тапшыруда катнашты.

Быел шәһәрнең җиде гомуми белем бирү мәктәбе «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасына кертелде. Федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән 950 млн сумга быел 43, 44, 48, 49, 52, 56, 84 мәктәпләргә ремонт ясала. Моннан тыш, быел физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яр Чаллының 69нчы мәктәбендә ремонт эшләре башкарылды. 

Кайбер Чаллы мәктәпләрендә азык-төлек блогын капиталь ремонтлау" республика программасында катнашу нәтиҗәсендә  3, 12, 15, 23, 35, 48, 58 мәктәпләрдә 107,5 млн сумлык азык-төлек блогын ремонтлау башкарылган.

Наил Мәһдиев төзүчеләргә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Федераль, республика акчалары, җирле бюджет акчалары хисабына без сигез мәктәпне ремонтлый алдык, шуларның берсе - 43нче мәктәп. Ул 38 ел элек төзелгән һәм хәзер ул өр-яңа кебек. 2023 ел вакыйгаларга бай: барлык финанслау чыганаклары буенча мәгариф объектларын ремонтлауга 7 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ата-аналар исеменнән Россия Федерациясе президенты Владимир Владимирович Путинга, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм төзүчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Уртак тырышлык белән бу мәктәп яңага әверелде. Мәктәп укучылары 1 сентябрьдә укырга килгәч, ремонтны күреп бик шатланачаклар", – диде ул.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Салихов укучыларны һәм ата-аналарны котлады. "Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән безнең республикада мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча программа гамәлгә ашырыла. 12 ел эчендә 1,5 меңнән артык белем бирү учреждениесе ремонтланган. Узган ел федераль программа старт алды, аның кысаларында 43 мәктәп һәм 8 балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Бүген тантаналы рәвештә 43 нче мәктәпне ачабыз, анда подряд эшләрен "Медик" компаниясе башкарды. Министрлык исеменнән бурычларны төгәл үтәгән төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Эшләр февральдә башланган иде, ә бүген инде тәмамланды да". 

Наил Мәһдиев, Марат Сәлихов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашучыларга сертификатлар һәм портфельләр тапшырдылар, шулай ук әтиләре батырларча Ватанны сакларга киткән һәм махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче гаиләдә тәрбияләнүче укучыларга бүләкләр һәм 5 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырдылар.

Мәктәп чыннан да яңа сулыш алган. Керү урынында сак пункты бар, анда мәктәптәге һәм аның тирәсендәге хәлне күрергә 50 видеокамера ярдәм итә. Гардеробны коридорның икенче ягына күчергәннәр һәм анда яктырып китте. Коридорлар мотивацион язулар белән бизәлгән: аларны Кама дизайн институты студентлары белән бергә ясаганнар. Җиһазларга 15 млн сум акча бүлеп бирелә, сыйныфларда медиаэкраннар барлыкка килгән. 

Шимбә, 12 август 2023, 14:00