Мы в социальных сетях

Капиталь ремонттан соң гомуми белем бирү мәктәпләре нинди дизайн алачагы турында матбугат конференциясендә идарә башлыгы урынбасары, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең Генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы Мәлика Шәмсиева сөйләде.

2023 елда "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлар сатып алу" республика программасы кысаларында җиде мәктәптә 107,5 млн сумлык азык-төлек блокларын ремонтлау башкарыла. Бу шәһәребезнең 3, 12, 15, 23, 35, 48, 58 мәктәпләре. 

Хәзерге вакытта аларда инженерлык коммуникацияләре алыштырыла, бизәү эшләре башкарыла, яңа җиһазлар урнаштырылачак: суыткыч, кайнар цех, савыт-саба юу, вентиляция, шулай ук төшке аш залын җиһазлау башкарылачак. Мәктәп ашханәләре яңа кыяфәт алачак.

"Без диварларны буяу белән генә чикләнмәячәкбез, ашханә дизайнын да эшләдек. Бу бертөрлелекне булдырмаска мөмкинлек бирә. Буяу дымга чыдам, ныклы. Максат: чиста һәм пөхтә, - дип сөйләде Мәликә Шәмсиева. - Укытучыларны аерым кабул итү өчен гомуми зал бүлеп куелды. Балалар үз  артларыннан җыеп калдырсыннар өчен савыт-саба кую урынын әзерләдек. Сәламәт ризык темасына композиция ясадык". 

Җомга, 11 август 2023, 12:37