Мы в социальных сетях

UT FEST — 2022 елдан бирле URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале. Быел фестиваль  19 август көнне 12:00дән 22:00гә кадәр Азатлык мәйданында үтәчәк. Аның максаты — индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту.

Быелгы яңалык — ике музыкаль сәхнә булуы. Зур сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы артистлары чыгыш ясаячак. Программада —  УСАЛ рэпкор-төркеме, GAUGA рок-төркеме, ОММАЖ синти-поп төркеме, qaynar лабораториясе һәм автор-башкаручылар — Fauzia һәм Said Olur. Музыкаль программаны Казанның Bazzar проекты артисты — DJ Сулейман тәмамлаячак.

Кече сәхнәдә Чаллының «ЛитМуз» әдәби-музыкаль проекты яшь татар автор-башкаручыларга һәм шагыйрьләргә чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк. Гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Милли дизайнерлар катнашындагы ярминкәне быел «АйДа Маркет» дигән яңа команда әзерләячәк. Биредә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар продукциясен алып булачак.

«В потоке Камы» мәктәп медиасы һәм «ГЭС. Перезагрузка» штабы татар теле укытучыларына багышланган документаль фотокүргәзмә әзерли.

Фестивальнең кечкенә кунаклары өчен «Нәнием» балалар остаханәсе эшләячәк. Остаханәне «Тәрбия» гаилә үзәге, иллюстратор һәм дизайнер Гүзәл Гарипова һәм башкалар үткәрәчәк. Теркәлү сорала.

Фудкортның яңалыгы — татар чәйханәсе өстәлүе. Биредә мәтрүшкәләр алып, Чаллыда ясалган чәк-чәкләр алып булачак.

Фестивальдә Чаллының андеграунд берләшмәләренең мәйданчыклары да эшләячәк — «ОПА КАМА СТАЙЛ» сайланма сэкондның татарча бизәк төшерү станциясе.

Фестиваль URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллы шәһәре башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә чынга ашырыла.

Җомга, 11 август 2023, 12:48