Мы в социальных сетях

26-27 августта Яр Чаллыда мотокросс буенча Россия чемпионаты финалы узачак. Ул Наиком Арена стадионында оештырылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясе барышында ярышларны оештыручы Наил Хөббәтуллин хәбәр итте.

Чараның беренче көнендә, 26 августта, ярышларда балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. Биш класс планлаштырылган: мотоциклларда 50 см3дан 125 см3га кадәр.

Ярышларның икенче көнендә мотодромга өлкән спортчылар чыгачак. Ике көн эчендә ике квадроцикл уйнатылачак. Ярышларга керү бушлай булачак.Тамашачылар һәм кечкенә кунаклар өчен мавыктыргыч программа һәм бүләкләр белән спорт һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк. Шулай ук батутлар, аттракционнар һәм балалар өчен кече техника прокаты гамәлдә булачак. 

Җомга, 11 август 2023, 12:50