Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда күптән көтелгән вакыйга – Сидоровка бистәсендә терәк пунктын ачу тантанасы булды. Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов ярдәме белән Сидоровка бистәсендә урнашкан терәк пунктка ремонт ясалды. Биредә полициянең участок вәкаләтлеләре һәм Комсомол районы администрациясе белгечләре Сидоровка бистәсендә яшәүче 15 мең гражданны кабул итәчәк.

Ремонт эшләреннән соң терәк пунктын ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков, Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов катнашты.

Җомга, 11 август 2023, 17:57