Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда велосипедларны ремонтлау буенча мәктәп остаханәсе якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләрнең заказларын кабул итә башлады. Велосипедны тиз арада ремонтлау буенча беренче заказны 25 комплекста яшәүчеләрдән 68 нче коррекция мәктәбе укучылары алды. Алар тәгәрмәч шинасындагы тишекне оста итеп ямап куйган. 68 нче махсуслаштырылган мәктәп укучылары 2022 елда мәгариф учреждениесе базасында старт алган «Бердәм Россия» партиясе Чаллы җирле бүлегенең «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашалар. Биредә остаханәләр эшли, анда балалар хезмәт укыту кысаларында ландшафт дизайны, кунакханә эше һәм велосипед остаханәсе юнәлешләре буенча өстәмә профильгә әзерлек программасын үзләштерәләр. Мәсәлән, тимер атны ремонтлау һәм җыю буенча осталыкка мәктәптә хезмәт укытучысы өйрәтә. Җәйге каникуллар вакытында балалар үзләренең барлык һөнәри осталыкларын практикада күрсәтә ала.
Җомга, 11 август 2023, 18:04