Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тантаналы чара барышында "Прибрежный" паркы сәхнәсеннән югары җитештерү казанышлары һәм индустрия үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Төзүчеләр һәм янәшәдәге белгечлекләр хезмәткәрләре Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары белән, шулай ук шәһәр мэрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем Гамир Лотфуллинга, Валерий Лысенкога бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы төзелеш комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы министрлар кабинеты Рәхмәте белән Юрий Ирдуганов, Эльмира Исламова, Артем Солтангалин бүләкләнде.

Төзелеш тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Рамил Әхтәмов, Максим Горбунов, Рәмзин Ибатуллин, Эльвира Илумбаева Әлфия Исламгулова, Александр Морозов, Миңненаҗия Сафина, Рөстәм Сөләйманов, Наталья Сун, Марсель Хаҗиәхмәтов, Евгений Юрченко. 

Нәтиҗәле хезмәте, һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм «Төзүчеләр көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән Андрей Главатских, Әлфия Насыйбуллина бүләкләнде.

Намуслы хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре һәм «Төзүчеләр көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан шәһәр мэрының Рәхмәте белән Елена Левиева бүләкләнде.

Шимбә, 12 август 2023, 18:56