Мы в социальных сетях

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше (ЭДО) сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне ачты.

2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте. Электрон документ әйләнеше-эш алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. ЭДО вакытында актлар, счет-фактуралар, килешүләр, карарлар, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша тиешле адресатка җибәрелә. 

ЭДО биргән мөмкинлекләр:

- документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;

- архивны алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;

- башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;

- офистан тыш килешүләргә кул кую;

- отчет бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү.

Ярдәм программасында катнашу өчен "Минем бизнес" үзәгеннән РФ МСП цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.

Заявканы карау нәтиҗәсен эшмәкәр шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак. Хезмәт турында өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

Дүшәмбе, 14 август 2023, 11:18