Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан 16 августта 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 нче кат адресы буенча идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә консультацияләр бирәчәкләр.
Кабул итү(8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары аша алдан язылу буенча башкарылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 15 август 2023, 10:07