Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры 27 комплекста яшәүчеләрне "Безнең ишегалды" программасы буенча үткәрелүче ремонт эшләре тәмамлану белән котлады.

Аның белдерүенчә, шәһәр беренче төзүчеләрнең максатын дәвам итә: төзелеш бара, ремонт дәвам итә. Мәсәлән, шәһәрдә ике мәктәп, балалар бакчасы төзелә, Мәскәү проспекты төзелеше тәмамланып килә: "Ишегалды - ул кечкенә дәүләт һәм ишегалды бәйрәмнәре монда зур игътибар белән оештырыла, - дип билгеләп үтте ул һәм Чаллы халкына хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп. - Безнең шәһәрдә эшләү һәм тырышлык кую үзе зур горурлык". 

Сишәмбе, 15 август 2023, 10:43