Мы в социальных сетях

Бүген, 15 августта, үзенең 105 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Шахматова Василиса Григорьевна билгеләп үтә.  РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Шахматова Василиса Григорьевна Воронеж өлкәсенең Богучар районы Сухой Донец авылында туган. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлаган. 1936 елдан үзенең хезмәт эшчәнлеген «Сталин фермасы» совхозында башлый һәм шунда булачак ире Лукьянов Иван Ермеевич белән таныша. 1941 елда ире фронтта хәбәрсез югала.

Сугыш тәмамланганнан соң 1948 елда Василиса Григорьевна Тула өлкәсенең Узловая шәһәренә күченә. 1949 елда Шахматов Аркадий Николаевичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Василиса Григорьевна химия заводында эшли. 2000 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Ире белән бергә 2 бала үстерәләр, 3 оныгы, 2 оныкчыгы бар. 

Шахматова Василиса Григорьевна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Сишәмбе, 15 август 2023, 18:26