Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 29 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 15 августта 9/21 микрорайон халкы өчен күңелле ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәрдәшләребезне муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов сәламләде.

Концерт-күңел ачу программасын шәһәрнең «Эврика» мәдәни үзәгенең иҗади коллективлары һәм артистлары әзерләгән.

"Киләчәкне төзибез" идарәче компания җитәкчесе Наталья Красильникова торак-коммуналь хуҗалыкның иң яхшы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге җылы бәйрәмне микрорайон активы һәм "9 комплекс" ТИҮ рәисе Валерий Подовалов оештырды.

Чәршәмбе, 16 август 2023, 10:05