Мы в социальных сетях

Бүген Комсомол районы администрациясендә төзекләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурска йомгак ясадылар. Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов барлык җиңүчеләргә конкурста катнашулары өчен рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Ел саен «Акварель» шәһәр чәчәкләр фестивале кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурс үткәрелә.

Быел төзекләндерү буенча конкурсның район этабы 2023 елның 1 августынан 8 августына кадәр узды.

августта Комсомол районы конкурс комиссиясе конкурсантлар территорияләрен карап чыкты. 

Төзекләндерү конкурсында катнашырга заявка биргән объектларны бәяләү нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:

«Муниципаль учреждениеләр» категориясендә «Иң яхшы керү төркеменең чәчәк бизәлеше» номинациясендә 1нче урынны "Бисеринки" 126нчы балалар бакчасы коллективы били; 2нче урынны 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы биләп тора.

"Коммерция оешмалары" категориясендә «Иң яхшы керү төркеменең чәчәк бизәлеше» номинациясендә 1нче урынны Кама буе лабораториясе коллективы алды. 

«Оешмалар, эшчәнлекнең устав максаты-шәһәр территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү» категориясендә «Иң яхшы чәчәк түтәле» номинациясе - 1 урынны «Автостанция» тукталышы районында М.Җәлил проспектындагы чәчәк түтәле били.

2нче урын «Пединститут» тукталышы районында - Яр Чаллы проспектындагы чәчәк түтәле өчен бирелде. 3 урынны "Студенческая" тукталышы янында М. Җәлил проспектындагы чәчәк түтәле биләп тора.

«Башка оешмалар» категориясендә «Иң яхшы чәчәк түтәле» номинациясендә - 1 урынны «Жилэнергоконсалтинг» ҖЧҖ коллективы алды. 1 урынны 64 нче прогимназия коллективы биләп тора. 2 урынны 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы яулады. 3 нче урында 12 нче мәктәп коллективы. 

Чәршәмбе, 16 август 2023, 12:40