Мы в социальных сетях

Комсомол районында 15 август көнне 6/11 йорты ишегалдында "Квартал" ТИҮ рәисе оештырган яхшы күршелек бәйрәме узды.Чара дәвамында ишегалды зур уңайлы территориягә әверелде, анда район халкы үзләрен бер кунакчыл күрше җәмгыяте итеп хис итә алды.

Чарада Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов катнашты. Микрорайон халкы өчен концерт программасы оештырылды. Ленар Әхмәтҗанов мохтаҗ гаиләләргә канцелярия товарлары сатып алуга сертификатлар тапшырды.

Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев ярдәме белән "Калкан" мәктәбенең 10 укучысы балалар товарлары кибетенә акчалата сертификатлар алды. "Квартал" ТИҮ рәисе Юлия Вәлиева халыкны бәйрәм белән котлады һәм активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. "Уңыш навигаторы" социаль үзәге блиндаж шәмнәр ясау буенча мастер-класс оештырды. 

Бәйрәм микрорайон халкын берләштерде һәм барлык катнашучыларга кич буена уңай эмоцияләр бүләк итте. Киләсе очрашу 16 августта Замелекесье бистәсендәге 39 нчы мәктәп ишегалдында узачак.

Чәршәмбе, 16 август 2023, 17:17