Мы в социальных сетях

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлларда балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсыз тәртип күнекмәләрен торгызу максатларында 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!" чарасы оештырыла,- дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков.

"Көзге-кышкы чор алдыннан яктылык кайтаручы элементларны куллану турында искәртү артык булмас. Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә, юл кырыенда яки юл читендә хәрәкәт иткәндә, үзләрендә яктылык кайтаручы элементлар йөртергә мәҗбүр итә. Торак пунктларда бу нормалар тәкъдим ителә, әмма без, кайда булуына карамастан, яктылык кайтаручы элементларны куллануны таләп итәбез", - дип билгеләп үтте ул.

Җәйге каникуллар вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау өчен ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре катнашында мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә юл-транспорт һәлакәтләре буенча чаралар һәм лекцияләр үткәрелде. Барлыгы 51 лекция, 44 тематик чара һәм 3 юл хәрәкәте иминлеге буенча акция уздырылган.

Пәнҗешәмбе, 17 август 2023, 15:01