Мы в социальных сетях

Чаллыда сәүдә хезмәткәре көненә багышланган чара узды. Сәүдә, җәмәгать туклануы тармагы хезмәткәрләрен ярты миллионлы автокала халкы исеменнән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Чаллы сәүдә тармагы Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе булып тора", - дип билгеләп үтте ул.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Чаллы халкы һәрвакыт заман таләпләренә җавап биргән - әгәр шәһәр төзелеше башында сәүдә вагончыклардан торса, бүген Чаллы кулланучылар базары – шәһәр хуҗалыгының эре секторы. Куллану товарларының еллык сату күләме 195 млрд сумнан артып киткән, җәмәгать туклануы товар әйләнеше 8 млрд сумнан артып киткән. Шәһәрдә Татарстан Республикасының барлык ваклап сату товар әйләнешенең 16%тан артыгы тупланган.

Шәһәр башлыгы ведомство бүләкләрен, мэрның Мактау грамоталарын, шәһәр мэрының Рәхмәт хатларын, мэрның, Башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлфия Лоханина Татарстан Республикасы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр: Светлана Гомберг, Алина Исмәгыйлова.

Пәнҗешәмбе, 17 август 2023, 15:02