Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен матур чара оештырылды. Яшьләр үзәге холлында уеннар, конкурслар, мастер-класслар үткәрелде. Монда рәсем ясарга, бизәргә, әкият геройлары белән аралашырга мөмкин иде.

Булачак беренче сыйныф укучылары рәхәтләнеп концерт карадылар, интерактив уеннарда бик теләп катнаштылар.Яшь чаллылыларны якынлашып килүче Белем көне белән алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Чаллыда уку өчен барлык шартлар да тудырыла – бассейннар һәм концерт заллары булган яңа мәктәпләр төзелә, моннан тыш  мәктәпләр, яшьләр үзәкләре биналары капиталь ремонтлана. Барлык беренче сыйныф укучылары-шәһәрнең өч районыннан килгән чаллылылар, махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче хәрбиләрнең балалары. Алар өчен шәһәр мэры, дәүләт, Шәһәр Советлары депутатлары бүләкләрдән, канцелярия сатып алуга сертификаттан тыш, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында акчалата бүләк әзерләделәр.  

"Иң көтелгән, иң җылы бәйрәм – Белем көне алдыннан без бу залда балалар белән җыелышырга булдык, аларның аталары, антларына тугры булып, бүген көндә мөһим миссияне үти. Шулай ук балаларыбызның хәзерге вакытта иң якын кешеләре, ярдәмчеләре булган әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе һәм хөрмәтебезне белдерәсе килә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында депутатлар белән беренче сыйныф укучыларына матди ярдәм күрсәтергә карар ителде. Мондый хәлдә ярдәм артык булмый. Без-бер зур ярты миллион халкы булган бердәм - Чаллы гаиләсе һәм булачак беренчеләр өчен дә барыбыз бергә шатланабыз. Без алга таба да Чаллы гаиләләренә ярдәм итәчәкбез", - диде шәһәр башлыгы.

Җомга, 18 август 2023, 16:21