Мы в социальных сетях

Луганск Халык Республикасыннан 500гә якын бала бу җәйне Чаллыда үткәрә. Җәйнең беренче айларында Татарстанга ЛНРдан 220 укучы килде, август аенда – тагын 272. «Саулык» балалар лагерьларында Луганск Халык Республикасы балалары һәм аларны озата баручы педагоглар өчен тулы программа, төрле физик һәм интеллектуаль активлык, дөрес һәм баланслы туклану, сәламәтләндерү, куркынычсыз һәм сыйфатлы ял әзерләнгән.

"Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Саулык» лагеренда булды. Башта балалар белән аралаштылар, КАМАЗ көне бәйрәмендә булдылар. Ә аннан соң ЛНРдан килгән педагоглар белән очраштылар. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин Яр Чаллы шәһәрендә мәгариф системасының ничек төзелүе турында сөйләде. "Шәһәрдә 215 мәгариф объекты эшли, алар - көллиятләр, мәктәпләр, бакчалар. Укытучыларның күп санлы балалар белән бәйле йөкләнеш мәсьәләсе тора", - дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин. 

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина шәһәр тарихы, торак программалары турында сөйләде, педагогларны шәһәргә чакырды. "Безнең Чаллыда 82 милләт яши, Халыклар дуслыгы йорты бар, Украин җәмәгатьчелеге дә бар", - дип уртаклашты ул.

Лисичанск шәһәреннән Екатерина Вищук Татарстанда ЛНР балаларын савыктыру программасы ничек узганы белән уртаклашты - аның Чаллыга инде икенче тапкыр килүе. 

"Июнь аенда без 180 бала алып килдек, икенче сменага - 120, хәзер 272 баланы озата килдек. Балалар дельфинарийда, драма театрында булдылар, бик канәгать калдылар. Без, педагоглар, белем бирү учреждениеләре буйлап йөрибез, августта педагоглар конференциясендә катнашачакбыз. Татарстан Республикасында укуыбызны дәвам итәрбез дип өметләнәбез", - диде ул.

"Саулык" җитәкчесе Наталья Шакирова соңгы җәйге сменада лагерьларда барлыгы 1500 бала ял итә дип хәбәр итте. ЛНР балалары һәм озата баручылар өйләренә бераз иртәрәк - 27 августта кайтачак.

Җомга, 18 август 2023, 19:06