Мы в социальных сетях

Хәзер Фикрәт Табеев исемендәге яр буенда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү процессы бара. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген иртә белән эшләрнең ничек башкарылуын тикшерде, проектны яхшырту өчен архитекторларга яңа карарлар тәкъдим итте. 

Әгәр элек тротуарның киңлеге өч метр булырга тиеш булса, хәзер ул 5,85 метр тәшкил итәчәк. Бу чаралар киләчәктә барлык кунакларга территориядә уңайлы булсын өчен тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта ком һәм балчык кына булган яр буенда шәһәр халкы һәм Яр Чаллы кунаклары өчен ял итү урыннары булдырылачак. 

"Монда урын бик матур, – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев су буена төшкәндә. - Баганаларны ныграк утыртырга һәм су буйлап 20 метр араны үтәрлек сукмак әзерләргә кирәк. Анда балык тотарга яки су өстен күзәтергә мөмкин булачак. Суга төшү һәм күзәтү мәйданчыгы булачак. Бу зонаны проектлауда һәм планлаштыруда кешеләрнең, белгечләрнең, су спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең фикерен исәпкә алырга кирәк". 

"Хәзерге вакытта яр буенда тротуар плиткасы җәелдерелә, велосипед юлы төзелә, тышкы яктырту терәкләре урнаштырыла һәм территория яшелләндерелә. 

Архитекторлар икенче һәм өченче чиратта төзекләндерелгән пляж, спорт мәйданчыгы, катерлар өчен зона ясарга тәкъдим итәләр, анда навес һәм балалар бассейны кую планлаштырыла, кафе, бәдрәфләр, парковкалар, чүп-чар чыгару эшен оештыру планлаштырыла. Шәһәр мэры архитекторларның игътибарын яхшы пляж оештырырга, юл һәм парковкалар белән урынны җентекләбрәк уйларга кирәклегенә юнәлтте. 

"Маяклы күренеш ноктасы барлыкка киләчәк. Ул инде бар, яшьләр арасында популяр. Граниттан лаеклы юл ясарга, ремонтларга телибез", - дип уртаклашты проект архитекторы Владислав Куликовский. 

Чаллы халкы белән барлык идеяләр буенча фикер алышулар киләсе атнага планлаштырылган. Без алар турында шәһәрнең рәсми сайтында хәбәр итәчәкбез. Мэр Наил Мәһдиев Фикрәт Табеевның яр буен төзекләндерүгә ярдәм иткәне өчен үзенең ВКонтакте битендә һәм Татарстан Республикасы рәисе Телеграм-каналында Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

Шимбә, 19 август 2023, 11:38