Мы в социальных сетях

Цифрлы трансформация һәм дәүләт хезмәтләрен оптимальләштерү кысаларында быел «Бала тууы» суперсервисы гамәлгә ашырыла һәм кертелә, бу баланың тууын ата-аналар катнашыннан башка да дәүләт теркәвенә алырга мөмкинлек бирә. Бу очракта электрон форматта бала тууы турында медицина таныклыгы яңа туган бала әнисенең шәхси кабинетына килә, аннан соң ул аны бала тууын теркәү өчен ЗАГС органнарына гариза белән җибәрә. Ата-аналар ЗАГС тарафыннан формалаштырылган документ нигезендә баланы балалар бакчасына, поликлиникага актив рәвештә яздыра алалар, хакимият органнарына бармыйча да түләүләр һәм ташламалар комплексын ала алалар.

"Шәһәрдә әлеге суперсервис ярдәмендә беренче баланы - 2023 елның 12 маенда Сафия исемле кызны теркәделәр. 1 августка цифрлы теркәлүләр саны 774 тәшкил итә, бу суперсервис кертелгәннән бирле яңа туган балалар гомуми санының 65 процентына туры килә. Әлегә бу хезмәттән никахта булган россиялеләр яки ялгыз ана, Россия гражданы файдалана ала. Сервистан файдаланырга хокуклы затлар исемлеге киңәйтелер дип көтелә", - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.

Агымдагы елның 7 аенда барлыгы 3179 (-9,4%) бала тууы теркәлгән. Аларның 40 проценты-беренче балалар, 36 проценты - икенче балалар, 19 проценты– өченче, 5 проценты-дүртенче һәм аннан да күбрәк балалар. Традиция буенча малайлар кызларга караганда күбрәк туган. Аларның саны яңа туган балалар гомуми санының 53%ын (1678) тәшкил итә. Быел 41 гаиләнең игезәк балалары туган.

Ана булуның уртача яше арта. 90 нчы еллар башында ул 25 яшь булса, хәзер инде ул 29 яшьтән артык. 45-49 яшьтә бала тудыру белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Аларның саны ун ел эчендә 2 тапкыр арткан. 30 яшьтән 39 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә туучылар саны да шактый артты. Ә менә 30 яшькә кадәрге кызлар, киресенчә, сирәгрәк бала таба башладылар.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, ЗАГС идарәсе хәзер барлык юнәлешләр буенча Башкарма комитет белән тыгыз элемтәдә эшли. "Без тантаналы шартларда паспортлар һәм ана капиталы тапшырыла торган бердәнбер шәһәр. Бу яхшы традиция, яшьләрне патриотик темага җәлеп итү, хөрмәткә өйрәтү. Көндәлек тормышта халыкның төрле яшь категорияләре белән эшләүнең якты формаларын табарга кирәк: хәзер без "мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен тапшырабыз, шәһәр гаиләләрен хөрмәтләп, мэр кабул итүләре уздырабыз. Гаиләгә игътибар даими булырга тиеш", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Дүшәмбе, 21 август 2023, 09:45