Мы в социальных сетях

Җылылык сезонына әзерлек кысаларында гидравлик сынауларның 6 этабы дәвам итә, ул 28 августта тәмамланачак, - дип хәбәр итте шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсендә Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов.

 "Чаллыда 24 йортны тоташтырасы калды. Урта белем бирү учреждениеләреннән 4 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы калган. Сәламәтлек саклау объектлары барысы да кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган", - диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык шәһәр хезмәтләрен, халыкның көтү вакытын кыскарту өчен, көчәйтелгән режимда эшләргә сорады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә комплекслар опрессовкалау башланганнан соң икенче көнне үк кайнар суга тоташтырылган.

Дүшәмбе, 21 август 2023, 09:52