Мы в социальных сетях

Яңа юлның озынлыгы 1,3 км. Объект "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча "Стимул" федераль программасына кертелгән. Гомуми бәясе 1,5 млрд сум. Орловка кыры аша РБР 16 төзүчеләре һәр юнәлештә икешәр хәрәкәт полосасы салганнар, җирле юллар, тротуарлар һәм яктырту оештырган, Чаллы елгасы аша 96 метр озынлыктагы күпер төзегәннәр.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә: "Без 20 августта елга аша эш хәрәкәте ачарга килештек. Хәзер эш хәрәкәте ачык. Тамгалар кую белән бәйле берничә эш бар. Шул көннән 2 һәм 3нче шәһәр автобуслары йөри башлаячак. 1 сентябрьгә маршрутларда йөрү башлана. Мәскәү проспекты төзелеше бик күп вакыт таләп итә торган проект. Ул РФ Төзелеш министры Марат Хөснуллин, ТР Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Россия һәм республика хөкүмәтләре ярдәме белән гамәлгә ашырылды. "Притяжение" микрорайоны өчен транспорт белән тәэмин итү мөмкинлеге ачылды. Анда шәһәрнең 40 мең кешесе яшәячәк - бу ике Менделеевск дигән сүз. Микрорайонда мәктәп әзер инде. Подъезд кесәләре, яңа юллар әзер, транспорт белән тәэмин итү мөмкинлеге бар". 

Хәзерге вакытта төзелешнең икенче этабы - Х.Такташ урамына кадәр проект эшләре башланды. Эшләрне 2024 елда да дәвам итү планлаштырыла. 

Дүшәмбе, 21 август 2023, 10:00