Якшәмбе, 6 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Кәшифә Галимҗан кызы Нурмөхәммәтова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау алды.

Ветеранны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «Электротехников» ИК вәкилләре һәм «Гренада 4,5» ТИҮ рәисе котлады. Өенә килеп юбилярга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Кәшифә Галимҗан кызы Мамадыш районының Түбән Шандыр авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. 

Сугыштан соң Кәшифә Галимҗан кызы Свердловск өлкәсе һәм Пермь крае шахталарында эшли.

1980 елда Кәшифә Галимҗан кызы Чаллы шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» кунакханәсендә эшли. Кәшифә Галимҗан кызы 3 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 21 август 2023, 14:42