Якшәмбе, 6 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген КАМАЗ ПАО хезмәткәрләре генераль директоры Сергей Когогин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә "КАМАЗ"ның беренче генераль директоры Лев Васильевны искә алдылар һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да катнашты. 

Предприятиенең беренче җитәкчесе истәлегенә матәм митингы Лев Борисович Васильев бюсты янында «КАМАЗ» генераль дирекциясе бинасы каршында узды. Легендар җитәкчене җирләү Мәскәүдә узачак.

"Ул легендар кеше иде. Миңа аның белән еш аралашырга туры килде, ул көчле характерлы кеше булды: чын генерал, чын ир-ат. Ул калдырган мирас хәзер дә эшли, шуның нәтиҗәсендә ярты миллионлы шәһәр яши. Лев Борисович истәлеген безнең шәһәрдә ничек мәңгеләштерергә мөмкин булуын уйларыбыз. Чаллы автомеханика техникумы аның исеме белән атала башлады, әмма техникумнан тыш, бу кеше турында искә төшереп торсын өчен, Васильев фамилиясе безнең шәһәрдә мәңгеләштерелергә тиеш дип уйлыйм", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 21 август 2023, 17:05