Якшәмбе, 6 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 36 микрорайонының 36/6-2 йорты ишегалдында озакка истә калырлык күршеләр бәйрәме узды.

Бәйрәм чарасында Шәһәр Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзасы, «Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге» генераль директоры Лариса Зубрилова, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичевның ярдәмчесе Римма Ризванова катнашты.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында хөрмәтле кунаклар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырдылар. Йорт ишегалдында кич буе С. П. Титов исемендәге КБК тынлы оркестры көйләре яңгырады. Коллектив вальслар, танылган кинофильмнардан көйләр, шулай ук заманча музыкаль әсәрләр башкара. 

Чаллылылар алдында «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге артистлары иҗади номерлар белән чыгыш ясады.

Шулай ук ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы булды - «Киләчәкне төзибез» ИК вәкилләре Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәм ахырында кечкенәләргә сюрприз - «Ай маҗаралары» якты анимацион мультфильмы әзерләнде. Мультфильмны ачык һавада күрсәтүне Үзәк районы администрациясе һәм «ТАТАРКИНО» Яр Чаллы филиалы оештырды.

Ишегалды бәйрәмен оештыручылар: "Прибрежный-36" ТИҮ активы һәм рәисе Людмила Калачева.

Сишәмбе, 22 август 2023, 09:51