Мы в социальных сетях

Картиналар галереясының кече залында Гүзәл Колчерина һәм Әнисә Шәйхетдинованың иҗади эшләрен берләштергән "Созвучие" күргәзмәсе ачылды.

Гүзәл Колчерина Алабуга дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлаган, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара, бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләрендә һәм иҗади конкурсларда катнашучы. Күргәзмәдә Гүзәл Колчерина акварель техникасында график эшләрен тәкъдим итә. 

Әнисә Шәйхетдинова Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын "Сынлы сәнгать укытучысы" квалификациясе белән тәмамлый. Ул графика техникасында һәм цифрлы иллюстрациядә эшли. Күргәзмә җылы дуслык атмосферасында ачылды. Рәссамнарны, әнисен һәм кызын, коллегалары, дуслары һәм матурлыкны бәяләүчеләр котларга килгән. Озак еллар "Энергетик" мәдәният сарае белән җитәкчелек иткән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Рзаева рәссамнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сүз уңаеннан, әлеге мәдәният учреждениесендә Гүзәл Колчерина сәнгать-бизәү остаханәсе мөдире булып эшли. 

Күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Чәршәмбе, 23 август 2023, 10:03