Мы в социальных сетях

Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. 

Татарстан Республикасы министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык  Татарстан гаиләсе катнашкан».

Безнең шәһәрне чарада Суворовлар гаиләсе тәкъдим итте. Яр Чаллы технология техникумы директоры Виктор Суворов тормыш иптәше Татьяна Суворова белән бергә 48 ел гомер итәләр. Алар өч кыз тәрбияләп үстергән, алты оныклары бар.

"Без - Суворовлар нәселе бер парны гомерлеккә сайлыйбыз һәм аңа гомер буе тугры булып яшибез. Безнең гаиләдә аерылышучылар юк, берәү дә ике тапкыр өйләнмәде дә. Мин гаиләдә иң кече ул һәм үз нәселемдәге ата-бабаларыбыздан үрнәк алып яшим. Аерылышырлык булгач, ни өчен өйләнеп торырга? Һәрвакыт кемдер матуррак, яхшырак, яшьрәк булыр, аерылышырсың, матуррак кешегә өйләнерсең, аннары тагын да матуррак кешене очратырсың һәм шулай итеп бертуктаусыз аерылышырга туры киләчәк. Минемчә, бер өйлнешү гомерлеккә булырга тиеш", - ди Виктор Суворов.

Җомга, 25 август 2023, 16:00