Мы в социальных сетях

Чаллылылар ТР Дәүләт Советы депутаты, «ВолгоПромСтрой» генераль директоры Олег Николаев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, «Домкор Индустрия» генераль директоры Рөстәм Гайнуллов сәламләде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында хөрмәтле кунаклар аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүләкләр тапшырдылар. Халык алдында күңел ачу программасы белән шәһәрнең «Эврика» мәдәни үзәгенең иҗади коллективлары чыгыш ясады.

Күршеләр үзләренең бакча казанышлары белән уртаклаштылар. Гаҗәеп формалы һәм зурлыктагы яшелчәләр соклану уятты. Якты чәчәк бәйләмнәре һәм композицияләр күргәзмәсе бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Микрорайонда яшәүче иң актив чаллылыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ишегалды бәйрәмен 45 комплекс активы һәм ТИҮ рәисе Людмила Багрецова оештырды.

Пәнҗешәмбе, 24 август 2023, 13:20