Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы көне алдыннан Үзәк районы хәрби хезмәткәрләренең гаиләләренә шәһәр мэры исеменнән бүләкләр тараттылар. Азык-төлек җыелмаларын Үзәк районның 435 гаиләсе алачак, аларның ирләре һәм уллары махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үти.

Бу миссия белән бүген гаиләләргә район башлыгы Эдуард Фәттахов чыкты. Ул чаллылыларны алда торган бәйрәм белән котлады һәм бүләк җыелмаларын тапшырды. Үз чиратында, гаиләләр республика һәм шәһәр ягыннан күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

Пәнҗешәмбе, 24 август 2023, 13:26