Мы в социальных сетях

Август конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 132 мәктәпкәчә учреждение эшли, аларда быел 30 меңнән артык бала йөриячәк.

67, 76 һәм 106 нчы балалар бакчаларындагы инклюзив төркемнәргә 46 мәктәпкәчә яшьтәге бала йөри. 

Балалар бакчаларында урыннар җитмәүгә карамастан, махсус төркемнәр челтәре ел саен киңәйтелә, соңгы дүрт елда өстәмә 34 төркем ачылган, шул исәптән махсус балалар өчен дә.

Балалар бакчалары белем бирү базасын үстерү өстендә планлы рәвештә эшлиләр. Мәсәлән, 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы рәсми рәвештә пилот проекты булып тора һәм беренчеләрдән булып Чаллы шәһәрендә «Беренчеләр хәрәкәте»н үстерүдә катнаша. 50дән артык балалар бакчасы экологик тәрбия буенча тирәнтен эшли («Яшел флаг» халыкара проекты).

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләре халыкларның телләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча республика конкурсларында һәм грантларында катнаштылар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен грантлар белем бирү программаларын үстерү һәм камилләштерү, яңа мөмкинлекләр тәэмин итү һәм белем бирү сыйфатын арттыруның мөһим коралы булып тора. 

Биш ел эчендә 49 мәктәпкәчә белем бирү учреждение (1, 2, 4, 5, 7, 11, 12, 17, 20, 29, 32, 35, 36, 41, 42, 44, 45, 52, 55, 58, 59, 60, 61, 64, 66, 67, 68, 76, 78, 82, 83, 84, 87, 94, 95, 97, 98, 99, 104,105, 109, 110, 111, 114, 118, 123, 126, 128, 130 балалар бакчалары) үз учреждениеләренә 72 млн сумнан артык грантлар җәлеп итә алдылар. Шул ук вакытта 21 балалар бакчасы күп тапкырлар җиңүче булып тора–1, 2, 7, 17, 20, 36, 59, 60, 78, 82, 83, 84, 95, 98, 104, 105, 109, 111, 123, 128, 130.

2023 елның беренче яртыеллыгында гына да төрле чыганаклардан (федераль бюджет, РФ президент грантлары фонды, Татнефть) 23 млн сум акча алынган. Алынган акчалар консультация үзәкләренең эшчәнлеген үстерүгә һәм тәэмин итүгә, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар тудыруга, полилингваль белем бирүне, инновацион технологияләрне үстерүгә, үсеш алучы мохитне заманча таләпләргә туры китерүгә юнәлтелә.

Җомга, 25 август 2023, 11:32