Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин Чаллы мәгариф системасына югары бәя бирде. Ул 62 нче мәгариф үзәгендә узган август конференциясендә чыгыш ясады.

БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә Чаллы учреждениеләре дә керүен билгеләп үтте. Рус теле буенча рейтингка 26 нчы гимназия (4 нче урын), 76 нчы гимназия (12 нче урын), 36 нчы лицей (18 нче урын), 61 нче гимназия (19 нчы урын) кергән.

Математика буенча рейтингта берничә мәктәп: 26 нчы гимназия (5 нче урын), 77 нче гимназия (10 нчы урын), 19 нчы мәктәп (12 нче урын), 76 нчы гимназия (15 нче урын), 58 нче мәктәп (18 нче урын), 57 нче гимназия (20 нче урын). 

"Кадрлар мәсьәләсе бик җитди. Укытучы һәм остаз елында бу тема бик мөһим, аны алдагы елларда да дәвам итәчәкбез. Чаллыда педагогия көллияте, университеты бар, андый учреждениеләр булганда, кадрлар җитмәүдән зарлану гөнаһ. Без мәктәп эскәмиясеннән кадрлар турында сөйләшергә тиеш, укытучыларны әзерләүне мәктәп эскәмиясеннән башларга, яшь укытучыны ничек җәлеп итәргә икәнен хәл итәргә кирәк – бу мөһим мәсьәлә.

Быел иң мөһиме-профилизация, «Уңыш» программасы. Балаларны җәлеп итү өчен профильле сыйныфларны җиһазландырырга кирәк, 1 сентябрьдән укытучылар бу эш белән шөгыльләнә башлаячак. Быел олимпиадачыларга  ярдәм итү мәсьәләсенә җитдирәк карарга кирәк", – диде министр Илсур Һадиуллин.

Мәгариф министры гаилә мәгарифенә аерым тукталды: "Социальләшү булырга тиеш. Гаиләләр репетиторларны чакыралар, мәктәптән аерылалар, ә аннары ни өчен имтиханнарны начар тапшыруларына гаҗәпләнәләр. Ата-аналарга болай эшләргә кирәк түгеллекне аңлату зарур. Узган ел Чаллыда бу сан 417 иде, быел – 546". 

Шулай ук мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан мәктәп укытучыларын агымнар белән «Минем мәктәп» дистанцион белем бирүгә тоташтыру булачак. Платформа Гомумроссия программасына керәчәк. Моннан тыш, укытучылар тесты юкка чыгарыла. 

Җомга, 25 август 2023, 13:49