Мы в социальных сетях

  Хәзер Яр Чаллыда беренчеләр хәрәкәтнең алты беренчел бүлекчәсе булдырылган, барлык мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә бүлекчәләр ачу буенча әзерлек оештыру эше алып барыла. Бу хакта җитәкче Константин Мамаков хәбәр итте. Берләшмәнең бурычы – балалар бакчасыннан алып көллияткә һәм югары уку йортына кадәр бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мохите булдыру.

Константин Мамаков август конференциясендә болай дип уртаклашты: «Республикада мәктәпләр һәм көллиятләр белән беррәттән хәрәкәтнең мәктәпкәчә белем бирү системасында үсеш алачагын билгеләп үтәргә кирәк. Безнең шәһәрдә бу юнәлештә эш итүче 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы шундыйлардан. 2023 елның июнендә хәрәкәтнең грант конкурсында беренче дүрт Чаллы оешмасы җиңүче булды һәм 4 млн сумнан артык грант ярдәме алды. Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыра башладылар инде".



Җомга, 25 август 2023, 13:51