Мы в социальных сетях

Татарстанда 24 августтан 500 мең сумга кадәр грантлар алуга гаризалар кабул итү башлана. Социаль эшмәкәрләргә финанс ярдәме «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 25 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләргә грант ярдәменә конкурс сайлап алу турында игълан итә. Грант алуга шулай ук оешмасы социаль предприятиеләр реестрына кертелгән социаль эшмәкәрләр дә өмет итә ала.

Грант ярдәме алу өчен өстәмә шарт булып «Минем бизнес» үзәгеннән уку тора. Үзәк ел дәвамында укыту программаларын үткәрә һәм алар белән 322 эшмәкәрне колачлый. Социаль һәм яшьләр эшмәкәрлеген үстерүнең төп мәсьәләләре һәм инструментлары турында курсны тәҗрибәле остазлар һәм профильле белгечләр алып барды.

"Ел саен Татарстанда яшь һәм социаль эшмәкәрләр өчен грант финанслау күләме арта. Узган ел без 47 млн сумнан артык суммага 119 эшмәкәргә ярдәм иттек. Быел, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә, без ярдәм лимитын 2 тапкыр арттыра алабыз һәм тагын да күбрәк компанияләребезне колачлый алабыз», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Ул билгеләп үткәнчә, грантның минималь суммасы 100 мең сум тәшкил итә, максималь 500 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Шул ук вакытта, субсидияне эшмәкәр проектка үз акчаларының ким дигәндә 25% керткән очракта җәлеп итә ала. Грантны бизнес-проектны гамәлгә ашыруга тотарга мөмкин, шул исәптән: торак булмаган бинаны арендалау һәм ремонтлау, оргтехника, җиһазлар сатып алу, инженерлык челтәрләренә кушылу, коммуналь хезмәтләр һәм электр белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләү, ПО сатып алу, лизинг килешүләре буенча беренче взнослар өчен түләү, элемтә хезмәтләре һ. б.

Гариза бирү өчен сылтама буенча документлар белән танышырга кирәк: https://disk.yandex.ru/d/jqNi4u5Y4E6drA, шулай ук биредә https://disk.yandex.ru/d/py-W3CTTFyiHcg заявка тутырырга. Конкурска документлар тутыру һәм тапшыру мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр «Минем бизнес» үзәгенә 8 (843) 222-90-60, өстәмә 102,124 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр эш көннәрендә кабул ителә: дүш-пәнҗешәмбе 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга 9:00дан 17:00гә кадәр, төшке аш тәнәфесе 12:00дән 12:48гә кадәр.

Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат.

Гариза бирүгә алдан "Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре" сайтында язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/poll

Җомга, 25 август 2023, 14:24