Мы в социальных сетях

Күпләр өчен бу бәйрәм игелекле күршеләре һәм яраткан артистлары белән күңелле очрашуга әверелде, барысы да дуслары арасында рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев ярдәмчесе халыкка сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында хөрмәтле кунаклар аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүләкләр тапшырдылар. Халык алдында концерт программасы белән "Кызыл Тау" мәдәният үзәгенең иҗади коллективлары чыгыш ясады.

16 нчы китапханәнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалы хезмәткәрләре балалар өчен мастер-класслар оештырды.

 Җәйге җылы һава торышы һәм бәйрәм атмосферасы барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм искиткеч кәеф бүләк итте. Мондый искиткеч бәйрәмне үткәргән өче "43 комплекс" ТИҮ активына һәм рәисе Надежда Сухаревага рәхмәт белдерделәр. 

Җомга, 25 август 2023, 14:26