Мы в социальных сетях

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд коллекциясеннән «Халык уеннары һәм күңел ачулар» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары ярдәме белән үткәрелә.

2006 елдан музей-тыюлык заманча сәнгать буенча халыкара арт-симпозиумнар оештыра. Залда тәкъдим ителгән 111 эш Халыкара арт-симпозиумнарда катнашучылар тарафыннан эшләнгән. Проектның идеясе бер экспозиция кысаларында Россия һәм башка илләр территориясендә яшәүче 40 халык һәм этносны тәкъдим итүче заманча авторларның әсәрләрен күрсәтү, аларның иҗаты белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру. Экспозициядә рәсем, графика һәм традицион уеннарны, күңел ачуларны, бәйрәмнәрне һәм гореф-гадәтләрне үз эченә алган декоратив-кул эшләнмәләре чагылыш тапкан. 

Кунакларны РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко һәм картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина сәламләде. "КАМАЗ" ААҖ профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Флера Андреева һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рият Мөхәммәтдинов шәһәр халкына югары сәнгатькә кагылу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Күргәзмә 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Җомга, 25 август 2023, 14:31