Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең тантаналы чарасы кысаларында иң яхшы белем бирү учреждениеләрен билгеләп үтте. Конкурста тулысынча кадрлар белән комплектланган, уңай динамикалы һәм югары сыйфатлы белем бирү нәтиҗәләре булган учреждениеләр катнаша.
Мэр Наил Мәһдиев 26нчы гимназиягә һәм 56нчы мәктәпкә 1 млн сумлык грантлар тапшырды. 14нче балалар сәнгать мәктәбенә һәм «Батыр» балалар бакчасына 500әр мең сум акча тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 август 2023, 14:40