Мы в социальных сетях

Бүген автокалада «Чаллы шәһәре мэры кубогы»на шәһәрара һәм халыкара йөкләр ташучы магистраль автопоездлар йөртүчеләр арасында ярышлар уза.

Мондый ярышлар шәһәрдә инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Ярышларны оештыручылар - «Татарстанның логистикасы һәм автоташулары» коммерцияле булмаган партнерлык Ассоциациясе шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә катнашучылар өчен сынаулар сериясен әзерләделәр – бу параллель парковка, елан, боҗра, гаражга керү. Чаллы, Удмуртия транспорт компанияләре йөртүчеләре витражларны тиз һәм төгәл башкаруда ярыштылар. Катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: "Безнең шәһәр өчен бу мөһим, якты һәм истә калырлык вакыйга. Мин сезне Чаллыда  Россия Федерациясенең автомобиль башкаласында сәламләвемә шатмын".

Мэр ПАО КАМАЗ автогиганты ролен аерым билгеләп үтте. Наил Мәһдиев ярты миллион шәһәр исеменнән магистраль автопоезд йөртүчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый техниканы йөртү өчен күп белергә, ихтыяр көченә ия булырга, техник яктан грамоталы булырга кирәк. 

Мэр махсус хәрби операция зонасына китерелгән гуманитар йөкләрне җибәрүгә аерым игътибар бирде. Алар барысы да Чаллыдан зур йөкле автомобильләре ярдәмендә ташыла. Наил Мәһдиев "Коммерцияле булмаган партнерлык "Татарстанның логистика һәм авто ташу ассоциациясе" җитәкчесе Михаил Левашовка ЛНРга һәм махсус хәрби операция зонасына йөкләр ташуда ярдәм иткәне өчен "махсус хәрби операциядә катнашучы" медален тапшырды. 

Старт алдыннан катнашучылар Чаллыда яшәүче махсус хәрби операциядәге хәрбиләренең гаиләләренә" "Магистраль автомобиль руле артында - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә юмартлык һәм җан җылысы белән" хәйрия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырдылар.

Чара техника заездыннан башланды, аннан соң катнашучыларның чыгышлары белән дәвам итте. 

Шимбә, 26 август 2023, 14:29