Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фатыйма Сөнгат кызы Мәүҗүтова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау алды.

Ветеранны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «Ремжилстрой» ИК вәкилләре һәм «18 комплекс» ТИҮ рәисе Светлана Гурлева котлады. Өенә барып юбилярга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фатыйма Сөнгат кызы Чирмешән районының Нижняя Чегодайка авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында үз авылында колхозда эшли. 1948 елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый һәм Чирмешән районының Яңа Кади авылында пенсиягә чыкканчы укытучы булып эшли. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Фатыйма Сөнгат кызы 4 бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнә.

Шимбә, 26 август 2023, 18:02