Мы в социальных сетях

25 август көнне Муса Җәлил скверында М. Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышланган хәтер көне узды. Бөек язучы һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре,1, 2, 3, 4, 5, 10, 12, 20 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләре укучылары һәм аның иҗатын яратучылар җыелды. 

Чара Комсомол районы хакимият башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиеваның сәламләү сүзе белән ачылды. Үз чыгышында ул сквер янәшәсендәге йорт диварында шушы көннәрдә генә шагыйрьнең сурәте урнаштырылуы турында ассызыклап үтте. Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин Җәлил һәм җәлилчеләрнең татар халкының батырлык һәм намуслык символына әверелүен әйтеп үтте. Шәһәребез шагыйрьләре Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Рәкыйт Аллабирде, Лилия Гыйбадуллина, Рушания Гыйләҗева, Зәбир Хәлимов, Айзира Имамова һ.б. патриотик шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын чагылдырган истәлекләр белән уртаклаштылар. 

Шулай ук чарада шәһәр һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре тарафыннан Муса Җәлилнең шигырьләре укылды. А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Милана Герасимова шагыйрьнең «Каһарманлык турында» шигырен, ә 54 нче гимназия укучысы Алмаз Шәкүров «Бер үгет» шигырен яңгыратты.

Хәтер көне бер минутлык тынлык hәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамлады.

Шимбә, 26 август 2023, 16:43