Мы в социальных сетях

Бу атнада, 30 августта, шәһәр халкын һәм кунакларын икеләтә бәйрәм - Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан чаралар көтә. Рәсми тантаналар шәһәрнең өч районында да узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

10:00 сәгатьтән Хәсән Туфан проспектында «Акварель-2023» күләмле чәчәк композицияләре күргәзмәсе эшли башлаячак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсендә сату, күләмле чәчәк композицияләре күргәзмәсе оештырылачак, шулай ук «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать кәсепләре, һөнәрчелек һәм декоратив-кулланма сәнгать фестивале узачак.

11:00 сәгатьтә шәһәр ипподромы территориясендә милли көрәш буенча ярышлар, шулай ук ат спорты ярышлары үткәреләчәк. Шул ук вакытта шәһәр халкы "Цвети мой Татарстан!" иҗат коллективларыннан концерт-күңел ачу программасын карый алачак.

11:00 сәгатьтән Энтузиастлар бульварында Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары «1970-80 елларда Чаллы шәһәр мохите дизайны» күргәзмәсен күрә алачак, ул грант проектын гамәлгә ашыру барышында булдырылган һәм президент Мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган. Экспозиция үсеп килүче шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре өчен монументаль-декоратив, скульптура әсәрләре, дизайн-проектлар белән таныштырачак. Гөлсабира Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе «Илдар Хановның нәсел агачы» экскурсиясен үткәрәчәк.

Иң кечкенә чаллылылар өчен асфальтта «Минем Татарстан» рәсем конкурсы оештырылачак. Барлык теләүчеләр өчен милли символика һәм бәйрәм атрибутикасы белән фотозона эшләячәк.

12:00 сәгатьтә Г. Тукай ис Яр буенда "Энергетик" мәдәният сарае артистларының "Син минем йөрәгемдә, Татарстан" дип исемләнгән концерт программасы башланачак. Чара кунаклары өчен шулай ук тарихи-туган якны өйрәнү музееннан һәм үзәкләштерелгән китапханә системасыннан күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылачак.

16: 00 сәгатьтә Җиңү паркында «Яшьләр Республикасы» бәйрәм программасы старт ала.

13:00 сәгатьтә "Яр буе" паркы алдындагы мәйданда "Республикам белән горурланам!" һәм чәчәкләр фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы.

16:30 иҗат коллективлары, спорт берләшмәләре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашында «Туган Җир – Татарстан» театральләштерелгән программасы узачак.  Программада Ватанга мәхәббәт, Татарстан Республикасы халыкларының күпмилләтле дуслыгы темалары ачыла. Катнашучыларның гомуми саны меңнән артык кеше

Быел шәһәр һәм Республика көнендә кичә программасында шәһәребез артистлары һәм иҗат коллективлары, шулай ук танылган артистлар: Татарстан Республикасының халык артисты Филүс Каһиров, «Хор Турецкого» арт-төркеме, МОТ рэп-башкаручысы чыгышы планлаштырылган. Чара ахырында «Авторадио Набережные Челны» радиостанциясе һәм Ди-джей Юра Вкустан дискотека узачак.

Чара 21:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Дүшәмбе, 28 август 2023, 10:11