Мы в социальных сетях

Яңа уку елына әзерлек кысаларында 129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасында «Этюд» шахмат – шашка клубы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү чарасы буларак шахмат уены» төбәк семинар-практикумы узды.

Семинарда Чаллы, Минзәлә һәм Тукай районы мәктәпкәчә учреждениеләренең 33 педагогы катнашты.

Чараның мактаулы кунагы халыкара арбитр һәм шахмат уеннарын оештыручы, кече яшьтәге балаларны шахматка өйрәтүнең күзаллау-образлы ысулын эшләүче, шахмат буенча россиның атказанган тренеры Виктор Гончаров, балалар бакчасының җиһазлануына шаккатты, педагогларның балалар белән эшләүдә югары профессиональлеген билгеләп үтте. Ул үзенең уникаль белемнәре һәм балаларны шахмат уйнарга өйрәтү методикаларын төбәк педагоглары белән уртаклашты.

Педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шахмат белеме бирү һәм булачак чемпионнарны әзерләү буенча эшнең инновацион формаларына зур кызыксыну белдерделәр.

Чара ахырында һәр катнашучы Россиянең атказанган тренеры кулыннан «Шахмат уйнарга өйрәтүдә шәхси-ориентлы караш юлы белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шахмат культурасын формалаштыру» курсын узу турында сертификат алды.

Дүшәмбе, 28 август 2023, 16:53