Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды. Ярышларда 600дән артык спортчы катнашты. Марафонда йөгерергә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова да чыкты. 

Ярышлар Гренада паркындагы «Җиңү» футбол манежы районында башланды, маршрут шәһәрнең үзәк проспектлары буенча - Хәсән Туфан, Җиңүгә 40 ел, Сөембикә проспектлары аша үтте. Ярышларда катнашучыларның барысы да катнашкан өчен медальләр һәм футболка алдылар, җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубоклар, кыйммәтле призлар һәм чара партнерларыннан призлар белән бүләкләнделәр. Ир-атлар арасында 21,1 км дистанциядә Алексей Александров җиңүче булды, хатын-кызлар арасында Алина Прокопьева җиңү яулады.

Чараның генераль партнерлары булып "Айсберг" автосалоны, мәгълүмати партнеры булып «Европа плюс Набережные Челны» радиостанциясе тора.

Дүшәмбе, 28 август 2023, 17:19