Мы в социальных сетях

60 нчы комплекста ишегалды бәйрәме узды. Балалар һәм өлкәннәр өчен "Яшүсмер" яшьләр клублары үзәге күңелле концерт программасы һәм иҗади мастер-класслар күрсәтте. Спорт мәйданчыклары оештырылды, аларны уңышлы гына үтеп, барлык балалар татлы призлар алдылар.

Котлау сүзләре белән барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов мөрәҗәгать иттеләр.

Ишегалды бәйрәмен микрорайон активы һәм 60 комплекс ТИҮ рәисе Аэлита Сафина оештырды.

1 нче китапханә хезмәткәрләре балалар өчен китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәне һәм мастер-классларны шулай ук "Акыллы буын" фирмасы оештырды. "Киләчәкне төзибез" идарәче компаниясе торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Дүшәмбе, 28 август 2023, 17:57