Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе һәм «Чаллы» хоккей клубы президенты Фәрид Салахов бүген спортчылар һәм тренерлар штабы белән очрашты. 

"Бу сезонда без үзебез өчен яңа лигада, ВХЛ чемпионатында дебют ясыйбыз. Без бу сезонга ныклап әзерләндек, шуңа күрә 100 процентка тырышырга кирәк, тулысынча күңел биреп уйнасак кына лаеклы нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Бу сезонда «Чаллы» хоккей клубы составында шәһәр хоккей мәктәбенең алты тәрбияләнүчесе уйнаячак. Бергә уйныйбыз, җиңәбез һәм җиңүгә ирешәбез!- дип ассызыклады Фәрид Салахов.

«Чаллы» хоккей клубының баш тренеры Александр Соколов өстәде: «Чаллы җанатарларының хыялы чынга ашты – команда ВХЛ чемпионатында. Бу карарны кабул иткән җитәкчеләр үз эшләрен башкардылар. Хәзер барысы да бездән тора!».

Моннан тыш, спортчылар һәм клуб җитәкчелеге киләсе сезонга бурычлар, беренче матчларга әзерлекнең ничек баруы, спорт инвентары һәм экипировка мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Беренче өй уены 16 сентябрьдә узачак. "Чаллы" хоккей клубы Красноярсктан "Сокол" командасы белән очрашачак.

Сишәмбе, 29 август 2023, 14:48