Мы в социальных сетях

Бу минутларда Яр буе паркы мәйданында иҗат коллективлары, спорт берләшмәләре, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашында «Туган җирем - Татарстан» театральләштерелгән программасы уза. Спектакльдә меңнән артык шәһәрдәшебез катнаша. 

Программада Ватанга мәхәббәт, Татарстан Республикасы халыкларының күпмилләтле дуслыгы темалары ачыла. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын котлады. "Чаллы халкының иҗади хезмәте һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәдәге ярдәме белән безнең республика һәм шәһәр үз тарихын хәтерли һәм хөрмәт итә, уңышлы эшли, үзенең фәнни-техник, сәнәгать, кеше потенциалын үстерә һәм киләчәккә ышаныч белән карый.

Бүген Чаллы Татарстан Республикасы белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Соңгы елларда без 20 яңа балалар бакчасы, тугыз яңа мәктәп төзедек, Мәскәү проспекты дәвамының беренче этабын файдалануга тапшырдык.

Хәзер безнең алда шәһәребезне, республикабызны һәм илебезне заманча үстерү буенча амбициоз бурычлар тора. Безнең ниятләнгәннәрнең барысын да үти алуыбызга ышанам, чөнки безнең төп байлыгыбыз – актив һәм максатчан, безнең матур шәһәребезне, күпмилләтле республикабызны тагын да ягымлырак һәм уңайлырак итү өчен идеяләр һәм омтылышлар белән тулы чаллылылар бар", – дип билгеләп үтте ул. 

Быел Шәһәр һәм Республика көнендәге бәйрәм программасында шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары, шулай ук танылган артистлар: Татарстан Республикасының халык артисты Филүс Каһиров, «Турецкий хоры» арт-төркеме, МОТ рэп-җырчысы чыгышы планлаштырылган.

Чара ахырында «Авторадио Набережные Челны» радиостанциясе һәм Ди-джей Юра Вкустан күңелле дискотека узачак.

Чәршәмбе, 30 август 2023, 16:55