Мы в социальных сетях

Республика көнен Чаллы зур концерт белән тәмамлады. Республика көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчык булып Яр буе паркы тора. Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары чәчәкләр фестивалендә, ипподромда булдылар, анда көрәш һәм бәйрәм программасын карадылар. Шундый ук бәйрәм чаралары Габдулла Тукай исемендәге яр буенда һәм Җиңү паркында да узды. 

Яр буе паркында бәйрәм итү 16:30 сәгатьтә «Туган җирем — Татарстан» театральләштерелгән тамашасы белән башланды. Аннары сәхнәгә ТРның халык артисты Филүс Каһиров, бераз соңрак «Турецкий хоры» һәм Мот (Россия башкаручысы, чын исеме — Матвей Мельников) чыктылар. 

Чара ахырында «Авторадио Набережные Челны» радиостанциясе һәм Ди-джей Юра Вкус дискотекасы узды. Шәһәрдәшләребезгә уңайлы булсын өчен мәйданнан шәһәрнең төп проспектлары буенча автобуслар оештырылды.

Чәршәмбе, 30 август 2023, 22:31