Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев күптән түгел генә әни булган мобилизацияләнгән чаллылының хатыны белән очрашты. Ул Юлия Шелыхмановага 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды. 

"Бүген без сугышчыбыз, героебыз гаиләсен котларга килдек. Бу гаиләдә нәни кызчык дөньяга килгән. Мин, шәһәр мэры буларак, бар яклап ярдәм күрсәтүне бурычым дип саныйм. Шуңа күрә бүген монда, сугышчыбызның әти-әнисенә тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләрен әйтү, яшь әнигә хуплау сүзләрен җиткерү өчен килдем. Безнең әхлакый, матди ярдәмебез бик кирәк һәм мөһим. Махсус хәрби операция - бөтен илебез өчен имтихан, ә илебез – кешеләр һәм ир-атлар Ватаныбызны яклыйлар. Безнең Чаллыда яхшы традиция бар һәм ул үзебезнекеләрне ташламаудан гыйбарәт", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. 

Хәзер Владислав Шелыхмановны өйдә хатыны һәм әти-әнисе генә түгел, ә кечкенә кызы да көтә. Аңа Теона дип матур исем биргәннәр. Кызның гаиләсе зур: әбисе һәм бабасыннан кала, дәү әбиләре дә бар.

Чәршәмбе, 30 август 2023, 13:00