Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Александра Васильевна Бурдакова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау алды.

Ветеранны Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, «31 комплекс» ҖИҮ рәисе Зоя Пиванова, «ЖилЭнергоСервис» халык идарәче компаниясе директоры Ренат Хаджаев, Үзәк районы администрациясе вәкилләре котлады. Өенә барып юбилярга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Александра Васильевна Ырымбур өлкәсенең Краснопартизанский районы Троицкое авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында Нина Петровна Самара өлкәсенең Подбельск авылында почтада телефончы булып эшли.

1947 елда кияүгә чыга. 1953 елда гаилә Куйбышев тимер юлының Тургеневка станциясенә күченә. 1983 елда пенсиягә чыга, Самара станциясенең локомотив ДЭПОсында эшли.

1996 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Александра Васильевна 2 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Сишәмбе, 29 август 2023, 17:23